Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәҗит Гафури. ***(«Милләтем улганга татар...»)
***
Милләтем улганга татар, бән дә улдым бер татар;
Бергә булгач асыл җенсем, бергә булсын аһы-зар.
Алга китсә, бергә киттем, ташламам бән бунларый,
Милләтем алга китәр дип, хөсне зан [1] бунлара бар.
Асты-өскә кыйлды анлар дөньяның үткән заман,
Шунларә мәнсүб [2] татармын дип кыйлырмын ифтихар [3].
(1907)
[1] Хөсне зан – яхшы уй.
[2] Шунларә мәнсүб – шулар арасындагы (шуларга караган).
[3] Кыйлырмын ифтихар – мактанырмын, горурланырмын.
Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз