news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафури исемендәге драма театрында Әнгам Атнабаевка багышланган тантана үтте

Бу театр сәхнәсендә шагыйрьнең 11 әсәре сәхнәләштерелгән.

Мәҗит Гафури исемендәге драма театрында Әнгам Атнабаевка багышланган тантана үтте
Чулпан Сагиева / "Тәтешле хәбәрләре"

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрында Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тулуга багышланган тантана үтте.

Шагыйрьнең якташлары — тәтешлеләр бәйрәм кунакларын икмәк-тоз, чәк-чәк, җыр-моң, чәй табыны, тематик күргәзмәләр белән каршы алды. Тантана хакында «Тәтешле хәбәрләре» сайтында Миләүшә Гәрәева яза.

Чара Тәтешле районы сәнгатькәрләренең Әнгам Атнабаевның бала, үсмер чакларын, егет чорын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры, Уфа «Нур» театры артистлары Атнабайның шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны, әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләрне тәкъдим итте. Шагыйрь һәм язучылар хатирәләр белән уртаклашты.

Бу театр сәхнәсендә шагыйрьнең 11 әсәре сәхнәләштерелгән.

«Актерлар Атнабайны, бар гомерен шушы театрга багышлаган актриса, Әнгам Касыйм улының бер туган сеңелесе Зинира Атнабаеваны аерым бер җылылык белән искә алды. «Әнгам ага безнең театр өчен һәрчак зур кунак булды. Аның үз-үзен тотышына, зыялылыгына, хәтта атлап йөрешләренә кадәр соклана идек. Ул хәтергә җаваплы, һәр эшен төгәл, ахырына кадәр җиткерә белә торган талант иясе булып уелып калган. Әсәрләре сәхнәләш­терелгәндә ул режиссер белән янәшә утырып, һәр образны тирән анализлый, кирәк урында киңәшләрен бирә иде», – дип хәтер йомгагын сүтте билгеле актерлар», — дип яза Миләүшә Гәрәева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100