news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафури. Ике кош

Ике кошны ябып куйсаң бер кафәскә,*
Әгәр булса бу кошларның җенсе башка,
Ничаклы тату кеби күренсә дә,
Мөмкин түгел бервакытта талашмаска.

Ашымыз ашалмады безнең тигез,
Шул сәбәпле дошманымыз булды симез;
Биналар бер вакытта һәлак булыр,
Дустлык илә корылмаса асыл нигез.

Һәрбер җан үз җенесенә тартып туар,
Һәрберсе үзе күргән горефен куар;
Эт илә кода булсаң, әфәнделәр,
Нәҗес** белән туй кыйлырсың, дигән сүз бар...

Тыштан – дус, дошман иде алар эчтән,
Белгертте дошманлыгын бик аз эштән;
Дус булса да, төрле җавап хәзер торсын,
Хосусән*** гафил**** булма бу китештән!

Дус булып гомер иттек күп заманнар,
Аларны саклар өчен түгеп каннар;
Яхшылык эшемезне дустларымыз,
Наданлыктан эшли, дип уйлаганнар.

Аларның уйлаганы булса дөрес,
Ачуланып җан бирерлек начар бер эш.
Хурлык күрмәй эшем алга китсен, дисәң,
Тик ятма! Алар кеби эшкә кереш.

Һәрбер эштә алар илә булдык уртак,
Бирелмәде файдасыннан безләргә хак,
Үзара асыл кеби күренсә дә,
Хакымызны сорарга булдык куркак.

Булмаса әгәр бездә гакыл кыска,
Ышанма аслы нәҗес залим дустка!
Җан-тән илә күрсәтелгән яхшылыклар
Бер тиенсез һич файдасыз китәр бушка.
(1906)

*Кафәс – читлек.
**Нәҗес – пычрак.
***Хосусән – бигрәк тә, аеруча.
****Гафил – гамьсез, ваемсыз.

Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100