news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәҗит Гафури. ***(«Гафури, сән онытма милләтеңне...»)

***
Гафури, сән [1] онытма милләтеңне,
Сарыф ит ушбу юлда һиммәтеңне [2].
Дәвам ит, ушбу юлда күп чалышкыл [3],
Белер әрбабе һиммәт [4] кыйммәтеңне.

Татарның зилләтен [5] күр һәм намусын әйт,
Димә зилләт үзеңнең зилләтеңне.
Тәләф улсаң [6] тәләф ул ушбу юлда,
Фида ит милләтә һәп риннәтеңне [7].
(1907)


[1] Сән – син.
[2] Һиммәт – тырышлык, дәрт.
[3] Чалышкыл – тырыш.
[4] Әрбабе һиммәт – тырышлык ияләре.
[5] Зилләт – түбәнлек.
[6] Тәләф улсаң – һәлак булсаң.
[7] Фида ит милләтә һәп риннәтеңне – корбан ит милләткә барлык
тавышыңны.

Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.

news_right_1
news_right_2
news_bot