news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафури. Бер татар шәкертенең Казанда мәшһүр Хан мәсҗеденең манарасыны күргәндә...

Бер татар шәкертенең Казанда мәшһүр Хан мәсҗеденең манарасыны күргәндә иншад итдеге шигыредер

Һәр бинадан биек улып күкләргә чыкмыш башың,
Бән беләм, белдермәсәң дә, агадыр канлы яшең.
Бу хәлеңдән шикаять кыйлды сәнең һәрбер ташың –
Калбеме мең парә кыйлды шул гүзәл Хан мәсҗеде.

Бер заманнар синдә намаз укыганнар хан иде,
Кауме татар һәм төрекнең мәскәне [1] Казан иде.
Ул вакытны тасвир итсәң, нә гүзәл заман иде –
Калбеме мең парә кыйлды шул гүзәл Хан мәсҗеде.

Һәб кәлисә [2] уртасында ялгызың калдың нәчөн,
Илтифатың без татардан син бина алдың нәчөн,
Әһле ислам кальбенә сән хәсрәт салдың нәчөн –
Калбеме мең парә кыйлды шул гүзәл Хан мәсҗеде.

Бер вакытта сәндә торды әһле ислам гаскәре,
Шәүкәтең бетте бу көндә, калмады меңнән бере.
Башкаларның йире улды ошбу көн ислам йире –
Калбеме мең парә кыйлды шул гүзәл Хан мәсҗеде.

Сән өмид өзсәң дә бездән, без өмидне өзмәдек,
Заһирем гәр түзсә дә дус [3], кальбемездән түзмәдек.
Җаһил улган бер заманда кыйммәтеңне белмәдек –
Калбеме мең парә кыйлды шул гүзәл Хан мәсҗеде.
(1907)


[1] Мәскәне – яши торган урыны, йорты.
[2] Һәб кәлисә – барлык чиркәү.
[3] Заһирем гәр түзсә дә дус – тышкы яктан бер-беребезгә дус күренсәк тә.

Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100