news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафури. ***(«Бәңа бу көн мәхәббәт булды михнәт...»)

***
Бәңа [1] бу көн мәхәббәт булды михнәт,
Күңелдән һичвакыт китмәй, ни хикмәт?
Бүтәннәргә буның һич кыйммәте юк,
Вәләкин бу күренде бәңа кыйммәт.

Харап итте заһирны [2] бу фикерләр,
Буны уйлау калебкә бирде зиннәт.
Кеше хәлен кеше тәкъдир итәрме [3]?
Итәр тәкъдир буны әсхабе һиммәт [4].

Ничә төрле фикерлә [5] мөбталя [6] мин,
Җәһәннәм чыкты истән, дәхи җәннәт.
Мәхәббәтсез җиһанда тормак улмас [7],
Бу дөньяны тотып торган – мәхәббәт.
(1907)


[1] Бәңа – миңа.
[2] Заһир – тышкы күренеш, кыяфәт.
[3] Тәкъдир итәр – бәя бирер, таныр (аңлар).
[4] Әсхабе һиммәт – идеаллы кешеләр.
[5] Фикерлә – фикер белән.
[6] Мөбталя – бәхетсезлеккә дучар.
[7] Тормак улмас – торып булмый.

Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100