news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафури. Әтәч белән Сандугач

Әтәч йөри җим эзләп, аяк белән типкәләп,
Янында тавыклар бар – бары җиде-сигезләп.

Әтәч мохтаҗ азыкка һәм ихласы зәвыкка,*
Сирәк-сирәк кычкырып, гайрәт кыйла тавыкка.

Сандугач күзен салып, урыныннан кузгалып,
Тәрәзәнең төбеннән диде Әтәчкә мактанып:

«Әй Әтәч, син, бичара, болай таба бер кара:
Кечкенә бу Сандугач ничек көнен узгара?

Тәмле орлыклар ашап, рәхәтлек белән яшәп,
Синең кебек җир казып, күрмимен һичбер азап.

Чүплек башына барып, йөрмимен чүп актарып».
Әтәч, моны ишеткәч, җавап бирде кайтарып:

«Ни файда аш күплектән? Чыгалмыйсың читлектән,
Хөр көенчә азык эзләү күп артыктыр чүплектән.

Күрәмсен: мин ничек хөр, кайда барсам – анда бер;
Ушбу йөргән җиде тавык – барысы минем хатындыр.

Уйнап-көләм теләсәм, теләгәнчә сөйләшәм;
Кай җирем синнән ким, орлык ашап үсмәсәм?

Торган урының бик тар, тарлыкта ни рәхәт бар?
Кайгы-хәсрәтең күплектән кыйласың син аһ-зар.

Адәмнәргә син әсир, торган җирең – бик тар җир;
Ничек чыдап торасыз? Сандугачым, җавап бир!..»

Әтәчкә жавап тапмый гаҗиз калды Сандугач,
Башыны түбән салды, башка хәйлә тапмагач.

Гыйбрәт илә монда бак, Әтәчнең һәр сүзе хак:
Әсир булып торудан хөр булу артыгырак.
(1907)


*Ихласы зәвыкка – күңеле ләззәтләнүгә.

Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100