Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәҗит Гафури. ***(«Алар бездән оялганнан...»)
***
Алар бездән оялганнан
Тәрек кыйлмадылар горфен [1];
Алардан бән оялганнан
Тәрек итмәм татарлыкны.
Әгәр белсә иде милләт:
Хәвефледер киләчәк көн;
Ганимәт дип белер иде
Татарлык бездә барлыкны.
Аларга улма, дус, хәйран,
Һәр эшләре гаҗәеп дип;
Алар алмадылар күктән
Бу без күргән кибарлыкны [2].
Әгәр син иҗтиһад итсәң,
Алардан артта булмазсән;
Шигем юк, бер вакытларда
Алырсән игътибарлыкны.
Кешенең фазлына [3] кызма!
Фәзаилне [4] үзең эстә!
Алырга иҗтиһад иткел
Алар безгә кызарлыкны.
(1907)
[1] Тәрек кыйлмадылар горфен-гадәтләрен ташламадылар.
[2] Кибарлыкны – горурлыкны, тәкәбберлекне.
[3] Фазлына – өстенлегенә, яхшы ягына (дәрәҗәсенә).
[4] Фәзаил – өстенлек, дәрәҗә.
Мәҗит Гафури (1880-1934) – шагыйрь, язучы, публицист, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз