news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Майның беренче көнендә Татарстанда яңгыр һәм +13 градуска кадәр җылы көтелә

Майның беренче көнендә Татарстанда яңгыр һәм +13 градуска кадәр җылы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 1 майда, Татарстанда болытлы, дымлы, җилле һәм шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава була. Көндез урыны белән, Казанда да яңгыр көтелә.

Көньяк-көнбатыштан көчле җил вакыт узу белән төньяк-көнбатыш юнәлешен алачак, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана. Шул ук вакытта төнлә секундына 15-18 метр тизлек белән искән җил көндез басылачак.

Көндез төбәктә һава температурасы +8..+13 градус җылы була (ТР башкаласында +9..+11 градус).

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда 1 Май бәйрәмнәренең салкын һәм яңгырлы булачагын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot