Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Маймылларда очрый торган чәчәк чиренең дөньяда 70 меңнән артык очрагы теркәлде
Маймылларда очрый торган чәчәк чиренең бөтен дөнья буйлап 70 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус хәбәр итте. «Российская газета» шул турыда яза.
Аның сүзләренә караганда, эпидемия мондый дәрәҗәгә ярты ел эчендә җиткән. Май аеннан бирле 70 меңнән артык очрак теркәлгән (шуларның 42 меңе – Америкада, 25 меңе – Европада) һәм 26 үлем очрагы, дип хәбәр итте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы.
«Глобаль дәрәҗәдә яңа очраклар саны кими, ләкин узган атнада 21 илдә үсеш күзәтелде, аеруча Америка регионында, анда яңа очракларның 90 проценты», – диде Гебрейес. Аның сүзләренчә, саклыкны киметмәс өчен, маймыл чәчәге чире таралуның акрынаюын әлегә уңай яктан бәяләргә ярамый.
«COVID-19 кебек, маймыл чәчәге чире дә халыкара әһәмияткә ия сәламәтлек саклау өлкәсендә гадәттән тыш хәл булып кала, һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аңа шулай карауны дәвам итәчәк», – дип ассызыклады Гебрейес.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз