Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Маймылларда очрый торган чәчәк чире йоктыруның Россиядәге икенче очрагы ачыкланган
Маймылларда очрый торган чәчәк авыруын йоктыруның Россиядәге икенче очрагы теркәлгән. Йогышлы чирне Европа буйлап сәяхәттән кайткан ир-атта тапканнар. Бу хакта Роспотребнадзорның Санкт-Петербург буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. ТАСС шул турыда яза.
«Бу чиргә хас билгеләре булган авыручыны йогышлы чирләр дәвалый торган профильле медицина оешмасына салдылар. Пациентның тормышына куркыныч янамый», – дип сөйләделәр ведомствода.
Белгечләр авыру белән элемтәгә кергән затлар даирәсен билгеләгән, алар шулай ук медицина белгечләре күзәтчелегендә.
Роспотребнадзорда искәртеп узуларынча, бүгенге көндә дөньяда маймыл чәчәге авыруының 55 меңнән артык очрагы теркәлгән. Россиядә нибары ике очрак. Беренче булып ачыкланган авыручы июль ахырында хастаханәдән чыгарылды. Белгечләр сүзләренчә, инфекция таралуга бәйле вазгыять тулысынча контрольдә тотыла.
Маймылларда очрый торган чәчәк авыруы – сирәк очрый торган вируслы инфекция. Бу чир вакытында тән кызыша (температура күтәрелә), баш авырта, лимфа төеннәре зурая, туңып калтырата һәм ябыктыра. Күпмедер вакыттан соң биттә һәм тәннең төрле өлешләрендә бетчәләр чыга. Маймыл чәчәге чиреннән иң күп очракта Африка кешеләре интегә. Авыру бу континенттан читкәрәк быелгы язда тарала башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз