news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Маймылларда очрый торган чәчәк авыруының гадәттән тыш характерлы булуын таныдылар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) гадәттән тыш хәлләр комитеты маймыллар арасында очрый торган чәчәк чиренең таралу характерын гадәттән тыш итеп таныды һәм йогышның таралуын контрольдә тотарга чакырды.

«Комитетның берничә әгъзасы төрле фикерләр белдерүгә карамастан, комитет консенсус оештырып, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директорына бу этапта чирнең таралу дәрәҗәсе халыкара әһәмияттәге гадәттән тыш хәл булмавын билгеләргә кирәклеге турында хәбәр итәргә карар кылды», – диелә утырыш нәтиҗәләре турында язылган хәбәрдә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, ел башыннан дөньяның 48 илендә кешеләрнең маймыллар арасында очрый торган чәчәк чире белән зарарлануының 3,2 меңнән артык очрагы ачыкланган.

Бу авыру – сирәк очрый торган вируслы инфекция, аны кешеләр бер-берсеннән дә йоктыра ала. Кагыйдә буларак, ул җиңел формада уза һәм күпчелек авыручылар аннан берничә атна эчендә сәламәтләнә, әмма кайбер кешеләрдә чир чыгарган нәтиҗәләр җитди булырга мөмкин. Маймылларның чәчәк авыруы җенси юл белән тапшырыла торган йогыш дип саналмавын, әмма йогышлы чирле кеше белән тыгыз элемтә булганда күчәргә мөмкин булуын РИА Новостига Британиянең сәламәтлек саклау агентлыгында әйткәннәр.

Маймыллар арасында очрый торган чәчәк авыруының беренчел билгеләре буларак тән температурасының күтәрелүе, баш, мускуллар, арка авырту, лимфатик төеннәрнең зураюы, туңып калтырау һәм ябыгу кебек билгеләр санала. Тәнгә бетчәләр чыгарга мөмкин, алар башта биттә чыга һәм гәүдәнең башка өлешләренә тарала. Кутырга әйләнеп төшкәнче, бетчәләр төрле стадияләр уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100