news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Маймыл чәчәк авыруының 257 очрагы расланган

Хәзерге вакытта дөньяда маймыл чәчәк авыруының расланган очраклар саны 257гә җитте, тагын 120 кешенең авыру йоктыруы фаразлана. Пациентлар 27 илдә яши, диелә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәрендә.

Шулай итеп, 22 майдан зарарланучылар саны өч тапкыр диярлек арткан, ул чакта расланган 92 очрак билгеле иде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында билгеләп үтүләренчә, инфекция әлеге илләр өчен типик түгел. Шунлыктан инфекциянең көтелмәгәндә барлыкка килүе күпмедер вакыт дәвамында вирусның таралуына китергән.

Шул ук вакытта «360» телеканалы хәбәр иткәнчә, авыруның мутацияләнүе һәм аның иммунитеты начар булган балалар арасында таралу куркынычы арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100