news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәйдан» журналының баш мөхәррире итеп Ризидә Гасыймова билгеләнде

«Мәйдан» журналының баш мөхәррире итеп Ризидә Гасыймова билгеләнде
Ризидә Гасыймованың шәхси архивыннан

«Мәйдан» журналы баш мөхәррире итеп Ризидә Гасыймова билгеләнде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков яңа вазифага билгеләнгән редактор һәм «Мәйдан» журналы алдында торган бурычларны әйтте.

«Мәйдан» журналына билгеләнгән яңа баш мөхәррир татар журналистикасында озак еллар хезмәт куйган билгеле шәхес. Һәрвакыт үсештә булган кешеләргә яңа, тагын да җаваплырак вазифалар билгеләнә. Ризидә Гасыймова, журналист булудан тыш, соңгы елларда татар дөньясындагы әдәби процесста да актив катнаша, язучылар арасында аның дәрәҗәсе югары, шуңа күрә «Мәйдан» журналына аның кандидатурасын раслау карары кабул ителде. Ул татар әдәбиятына зур файда китерерлек шәхес, потенциалы бик көчле», - диде «Татар-информ»га Шамил Садыйков.

Ризидә Гасыймова әйтүенчә, «Мәйдан» журналы 2001 елдан бирле чыга.

«Аның әзер концепциясе, формасы бар. Әйтик, «Казан утлары» журналы белән чагыштырганда, «Мәйдан» әдәбиятка беренче генә адымнарын атлаучылар өчен күбрәк урын бирә, дип уйлыйм мин. Ул каләм тибрәтүчеләрне профессиональлеккә алып килүче журнал. Элеккеге баш мөхәррир Лилия Фәттахова кертеп калдырган «Дустанә шәрех» сәхифәсе, мисал өчен, турыдан-туры шуңа хезмәт итә – без журналда иҗади яшьләрнең әдәби әсәрләрен тәкъдим итәбез. Өлкән язучылар исә яшь иҗатчыларның иҗат җимешләренә бәя бирә», - диде журналның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова.

Баш мөхәррир әйтүенә караганда, «Мәйдан»ны профессиональ язучылар да үз итә.» Ноябрь санында, мисал өчен, Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа повесте дөнья күрәчәк. Журналның тагын бер үзенчәлеге – ул күбрәк Кама аръягы районнарында – Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Мөслимдә, Башкортстанда яшәүче иҗатчыларга йөз тота. Катгый территориаль бүленеш юк, ләкин бу барыбер күпмедер дәрәҗәдә сизелә», - диде ул.

«Миңа «Мәйдан»ның бүгенге коллективы бик ошый. Бездә кызыклы шәхесләр эшли. Танылган язучы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина (ул журналның әдәби концепциясе ягыннан төп таянычы), талантлы яшь шагыйрә Гөлназ Нуриева, сайт редакторы Гөлнар Караева, рәссамыбыз Индира Вәлиева. Балалар өчен «Мәйданчык» кушымтасы чыгып килә. Журналда бүген әдәбиятка кына түгел, мәдәнияткә, сәнгатькә, тарихка, бүгенге тенденцияләргә, яңалыкларга да зур игътибар бирелә, актуаль әңгәмәләр, рәссамнар турында язмалар дөнья күрә. Без киләчәктә дә тормыштан артта калмауны, ягъни актуальлекне максат итеп куябыз», – диде Ризидә Гасыймова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100