news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәйдан» журналы Илдар Юзеев премиясен беренче мәртәбә Казанда тапшырды

«Мәйдан» журналы Илдар Юзеев премиясен беренче мәртәбә Казанда тапшырды
фото: Рузилә Мөхәммәтова

«Мәйдан» журналы яңа лауреатларга үзе Язучылар берлеге белән бергә гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшырды. Әлеге тантана беренче мәртәбә Казанда узды.

«Үткән ел бик күңелле итеп Чаллыда быелган идек. Быел бәйрәм Казанга да килеп җитте. Киләсе елга Мәскәүнең Асадуллаев йортында үткәрергә мөмкин. Журналның эшләре бик әйбәт бара – Ризидә Гасыймова җитәкли башлагач, ул ике тапкыр тизләнде, эчтәлеге баеды дип мактый укып баручылар», диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков үз чыгышында.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үз чыгышында татар әдәбиятында Илдар Юзеевның роле турында әйтеп узды. Илдар Юзеевның шигъриятнең көченә һәм зур мөмкинлекләренә ышануын, яшь шагыйрьләрне үстерүен искә алды.

Оештыручылар искәртеп үткәнчә, Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәрләрнең авторларына һәм шулай ук, «Мәйдан» журналын яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыру буенча булышлык күрсәткән һәм милли матбугатка ярдәм иткән эшмәкәргә тапшырыла.

Илдар Юзеев исемендәге премиянең 2024 елгы лауреатлары: Мәйдан» журналында дөнья күргән «Йөрәгемне ташка орыр булып...» шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен шагыйрә Сирень Якупова; актив мәдәни-иҗтимагый эшчәнлеге һәм Илдар Юзеев иҗатын пропагандалавы өчен җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов; «Мәйдан» журналын яшәтүгә, абруен күтәрүгә һәм милли рухиятебезне үстерүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнелеге өчен Гөлшат Илалетдинова; озак еллар татар матбугатын, шул исәптән «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналын яшәтүгә, абруен күтәрүгә һәм милли рухиятебезне үстерүгә керткән өлеше өчен Чаллы шәһәре башлыгы ярдәмчесе Рамил Хәлимов.

Премия дипломнарын Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова тапшырды.

«Чаллы эшмәкәрләре Илдар Юзеев премиясе лауреатларына үз өлешен кертәләр. Чаллы шәһәренә әби-бабайлары Татарстаннан булган бер егет кайтып эшли башлады. «Сез киләсе елда иганәчеләр эзләп йөрмәгез, үзем тартып барырга тырышырмын. Бу «РУ-Инжиниринг» компаниясе җитәкчесе Равил Идиятуллин», диде Фәрит Бәшәров.

«Чаллы хакимияте безгә зур автобус биреп 40 кеше төялеп килдек. Казанда үткәрү фикере яшьләрдән килде. Ркаил Зәйдуллага бу идеяне әйткәч, ул бик сөенде. Илдар Юзеев «Мәйдан» журналының якын дусты, безне иҗатка дәртләндереп торучы иде», диде Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин.

Ул премияне гамәлгә кую идеясен күтәреп алган Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәровка, «Чаллы икмәге» генераль директоры Рафаил Юнысов, Башкортстаннан Фәнир Галимовларга рәхмәтләрен җиткерде. «Бер генә тапкыр да авырыксынганнары юк, мин шалтыраткач «Кайчанга?» дип кенә торалар», дип дәвам итте Факил Сафин.

Ул Илдар Юзеев премиясенең беренче лауреаты әдәбият белгече Дания Заһидуллина булуын искәртте. «Премия гамәлгә куйганда аның медале юк иде. Хәзер ул бар», диде һәм Дания Заһидуллинага Илдар Юзеев премиясенең медален тапшырды.

«Илдар Юзеев премиясе минем өчен кадерле бүләк. Чөнки татар шигърияте Россия халыклары әдәбиятлары арасында иң көчле әдәби төрләрдән санала. Шушы поэзияне үзгәртүче шагыйрьләр һәрвакыт инкыйлабчы шагыйрьләр булганнар. Илдар абый иҗатын карасак, алтмышынчы елларда романтизм кысрыкланган вакытта ул үзенең көчле романтик иҗаты белән поэзиясен генә түгел, драматургиясен дә үзгәртә», дип Илдар Юзеев иҗатын бәяләп чыгыш ясады Дания Заһидуллина.

Лауреатларны котларга сәхнәгә чыккан «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова чыгышын әлеге премияне гамәлгә куюда башлап йөргән Факил Сафинга рәхмәт әйтүдән башлады. «Безнең Чаллыда өчен коллектив – «Шәһри Чаллы» газетасы, «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм «Мәйдан» журналы – дус яшибез», диде ул. Ризидә Гасыймова журналның башка проектлары белән дә таныштырып узды.

Кичәдә Казан театр училищесының 2 курс студентлары Илдар Юзеев шигырьләрен укыды. Шулай ук, Илдар Юзеев шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Чаллы шәһәре «Эврика» мәдәният үзәгенең «Хәят» вокал ансамбле «Сине уйлап янам» җырын, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева «Фәүзия җыры», Татарстанның атказанган артисты Инзилә Салимова «Кыр казлары артыннан», Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев «Яшь наратлар» җырларын башкарды.

Сәхнәгә Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев чыгып, кунакларга, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100