news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мәйдан» журналы «Ил мәйданы» дип аталган әдәби очерклар конкурсы игълан итә

«Мәйдан» журналы «Ил мәйданы» дип аталган әдәби очерклар конкурсы игълан итә

«Мәйдан» журналы редакциясе Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә «Ил мәйданы» дип аталган әдәби очерклар конкурсы игълан итә.

«Конкурска татар халкы тарихындагы мөһим вакыйгаларга, дастаннарга нигезләнгән яки тарихи шәхесләргә, татар каһарманнарына багышланган тарихи-әдәби очерклар кабул ителә», диелгән редакция хәбәрендә.

Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында (шул исәптән социаль челтәрләрдә), аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми.

Әсәрләрне бәяләгәндә, авторның теманы ачу тирәнлеге, конкрет фактларга нигезләнүе, дәлилләү осталыгы, образлар эшләнеше исәпкә алына.

Катнашучылар үзләренең эшләре белән бергә «Мәйдан» журналына 2023 елның 2 яртыеллыгына язылу турындагы квитанция фотосын да беркетергә тиешләр.

Премияләр: 1 урын – 30 мең, 2 урын – 20 мең (ике әсәр), 3 урын – 15 мең (ике әсәр).

Конкурска эшләр 2023 елның 1 июненнән 20 августына кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ун көннән дә соңга калмый ясалачак. Иң яхшы әсәрләр «Мәйдан» журналында басылып чыгачак.

Материалларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: maydan06@mail.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot