news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Май уртасында Сызраньда яңа мәчет ачылачак

Тиздән Сызрань мөселманнары өчен яңа мәчет ачылачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Берничә ел дәвам иткән Җәмигъ мәчете төзелеше финиш сызыгына килеп җитте. Тантаналы ачылыш 2026 елның май уртасына планлаштырылган.

500 дин тотучыга исәпләнгән мәчет төзү чын мәгънәсендә гомумхалык эшенә әверелде. Бу еллар эчендә проектка йөзләгән кеше үз җанын һәм акчасын салган. Җәмигъ мәчетенең баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев билгеләп үткәнчә, бу «халык төзелеше, анда һәр кирпеч йөзләгән кешенең йөрәге һәм күңеле аша үткән», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot