news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда май аенда төшкән кырау аркасында 30 мең гектар чәчүлек зыян күрде

Татарстанда май аенда төшкән кырау аркасында 30 мең гектар чәчүлек зыян күрде, 22,5 мең гектар мәйданга культураларны яңадан чәчтеләр. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте.

«7 майдан 11 майга кадәр кырау төшү, һава температурасы -6..-8 градустан түбән булуы сәбәпле, үсемлекләрнең үсеш нокталарына, шул исәптән күпьеллык үләннәргә дә зыян килде. Бу аларның үсешен туктатты. Зыян тигән 30 мең гектар чәчүлекләрнең 22,5 мең гектарына культураларны яңадан чәчтеләр. Калган мәйданнар күпьеллык үләннәргә туры килә», - дип сөйләде министр.

Печәннең беренче каты белән вазгыять авыр муниципалитетларга терлек азыгы базасын тәэмин итү буенча ашыгыч чаралар кабул итәргә кирәклеген әйтте ул.

Шулай ук ведомство җитәкчесе хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның 13 районында терлек азыгы әзерләргә тотындылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100