Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Май бәйрәмнәрендә Татарстанның медицина учреждениеләре көчәйтелгән режимда эшли
8-11 майда Татарстанның медицина учреждениеләре көчәйтелгән режимда эшли. Дәүләт медицина учреждениеләренең барлык стационарлары бу көннәрдә тәүлек буе хезмәт күрсәтә, кабул итү-диагностика бүлекләренең эше көчәйтелде. Бала тудыру йортлары да тәүлек әйләнәсе эшли, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Массакүләм чаралар вакытында табибларның көчәйтелгән бригадалары һәм өстәмә ашыгыч ярдәм бригадалары эшләячәк.
Тәүлек буе эшләүче травматология пунктлары, яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгать юллаган пациентларны кабул итә.
Өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары - 8.00-18.00, ә өлкәннәр һәм балалар стоматология поликлиникалары 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.
Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе май бәйрәмнәрендә дачада һәм яшелчә бакчасында була. Шуны исәпкә алып, коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәләре һәм ширкәтләренә хезмәт күрсәтү зонасында фельдшер-акушерлык пунктларының эше көчәйтелде. Май бәйрәмнәрендә алар 8.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында искәртүләренчә, сәламәтлеккә бәйле проблемалар килеп туса кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз