news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәрендә Татарстан кунакханәләренә йөкләнеш 90 процент тәшкил иткән

Май бәйрәмнәрендә Татарстан отельләренең йөкләнеше буенча өметләр акланды - ул 90 процентка кадәр тәшкил итте.

«14 апрельгә кунакханәләрдәге номерларның 80 проценты броньланган. Хәзер күрсәткечләр югарырак», - диде Казан һәм Татарстан отельләре ассоциациясе башкарма директоры Александра Юшутина. Бу турыда ТАСС. Хәбәр итә.

Ул аңлатканча, ял итүчеләрнең күбесе датага якынрак барырга карар кыла - броньлау горизонты өч көнгә кадәр кыскарган.

Россиядән иң зур кунакханә агрегаторы Booking.com китүенә карамастан, май бәйрәмнәре сезонында отельларга йөкләнеш югары дәрәҗәдә калды.

Эчке туризм буенча төп төбәкләрнең кунакханәләре 80-100 процентка тулган.

Юшутина фикеренчә, республикада броньлауның яхшы статистикасында чикләрне ябу һәм туризм кешбэгы программасы зур роль уйнаган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100