news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәрендә күп фунцияле үзәкләр балалар өчен яңа түләүләргә гаризалар кабул итәчәк

8 яшьтән алып 17 яше тулмаган балалар өчен яңа түләүләргә гаризалар кабул итүне тәэмин итү максатында, Татарстанда күп фунцияле үзәкләрнең офислары 1 майдан 10 майга кадәр ял көннәрсез эшләячәк. Бу хакта Казанда узган брифингта Татарстан Республикасының Күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Әгәр ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алмасалар, күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Казанда май бәйрәмнәрендә шәһәрнең төрле почмакларында өч филиал эшләячәк. Шулай ук Чаллы, Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә филиаллар ачык булачак», – диде ул.

Бәйрәм көннәрендә «Минем документлар» офисларының эш режимы үзгәрә. 1, 2, 3, 7, 8, 9 һәм 10 май көннәрендә офислар 10.00 – 14.00 сәгатьләрдә кизү тору режимында эшләячәк. Бу көннәрдә кабул итү бары тик 8-16 яшьлек балалар өчен түләү буенча гына алып барылачак. 4, 5, 6 майда күп фунцияле үзәкләрнең офислары гадәти режимда эшли.

Мозаффарова билгеләп үткәнчә, апрельнең соңгы эш көнендә 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләргә гаризалар кабул ителмәячәк. Документларны май башыннан гына тапшырырга мөмкин. Спикер Татарстанда яшәүчеләргә дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100