news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәрендә Казанга 200 мең турист килгән

Татарстан башкаласына узган май бәйрәмнәрендә якынча 200 мең турист килгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

«Бу вакытта туристлар 1 млрд 190 млн сум акча тоткан», - дип ассызыклады Санникова.

Ул өстәп әйткәнчә, бу көннәрдә туристлар агымы 2024 ел белән чагыштырганда 7,7 процентка, ә аларның чыгымнары 10 проценттан артыкка үскән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100