news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Май бәйрәмнәрендә «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына 3,2 меңнән артык кеше килгән

Май бәйрәмнәрендә «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына 3,2 меңнән артык кеше килгән
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Майның беренче көннәрендә «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына 3,2 меңнән артык кеше килгән. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова хәбәр итте.

Җәйге эш режимына күчкәннән соң мәйданчык көн саен иртәнге 10:00 сәгатьтән кичке 10:00 сәгатькә кадәр эшли. Шәһәр халкы һәм кунаклары 32 метр биеклектән шәһәр панорамасын күрә ала. Билетларны Казан парклары сайтында онлайн рәвештә яки Гаилә үзәге кассасында сатып алырга мөмкин.

Тагын бер популяр урын – Кабан күле буендагы пикник зонасы. Әлеге мәйданчыкны алдан броньларга кирәк. Латыйпова сүзләренчә, майның беренче ял көннәрендә мәйданчыкны 40 тапкыр броньлаганнар.

1 майдан яңарту эшләреннән соң «Черек күл» паркындагы «Җәйге йорт» павильоны да ачылды. Биредә Парклар һәм скверлар дирекциясенең сувенир кибете, «Смена» заманча мәдәният үзәгенең китап проекты, «Капитаннар клубы» судно модельләре прокаты, шулай ук «ДМ» һәм «Риваять» мультибрендлы киңлекләре урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot