Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Май бәйрәмнәре алдыннан балалар өчен пособиеләрне вакытыннан алда түләячәкләр

Гадәти график буенча май башында килергә тиешле барлык балалар пособиеләре дә май бәйрәмнәре аркасында гаиләләргә апрель ахырына кадәр вакытыннан алда күчереләчәк. РФ Социаль фонды матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«30 апрельгә кадәр ата-аналар апрель өчен әлеге түләүләрне - 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөклелек буенча бердәм пособие, эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие һәм хәрби хезмәткә чакырылучының баласына айлык пособие - алачак», - дип аңлаттылар Социаль фондта.
Шуның белән бергә, вакытыннан алда бирелә торган акчалар банк аша акчасыз түләүне сайлаган гаиләләргә күчереләчәк. Әгәр гаилә почта аша алуны сайласа, түләү май аенда башкарылачак. Әлеге процесс Россия почтасының төбәкләрдәге бүлекчәләре эш графигы нигезендә 25енә кадәр дәвам итә.
Өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан айлык түләү алучы гаиләләргә исә май аенда акча стандарт график буенча, ягъни 5се көнне күчереләчәк, дип ачыклык керттеләр фондның матбугат хезмәтендә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы татарстанлыларга 2025 ел башыннан бирле 2,3 миллиард сум күләмендә балалар өчен бердәм пособие күчерелүе хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз