news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Май ахырында Татарстанда һава температурасы нормадан 6 градуска югарырак булачак

Майның соңгы декадасында Татарстанда һаваның уртача температурасы климат нормасыннан 6 градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге фаразында әйтелә.

Хәзерге вакытта республика өчен норма +15,2 градус тәшкил итә, Казан буенча - +15,6.

Бүген Татарстанда 29 градуска кадәр эсселек һәм алмашынучан болытлы һава көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot