news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Май аенда Татарстанда явым-төшем кытлыгы көтелә

Татарстанда май аенда явым-төшемнең айлык күләме климат нормасыннан азрак булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге киләсе айга фаразларында белдерә.

Синоптиклар искәрткәнчә, язның соңгы аенда явым-төшем нормасы Татарстанда 41 мм, Казанда 38 мм санала.

Шул ук вакытта бу айда һава температурасы нормадан артмый һәм аның чигендә саклана. Республикада ул +13,6 градус, ә Казанда +14,1 градус тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot