news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май аенда Татарстанда һава температурасы нормага якын булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, май аенда Татарстанда уртача айлык температура климатик нормага туры киләчәк.

Республика өчен майда климатик норма +13,6 градуска тигез. Явым-төшем күләме дә нормага якын – 41 миллиметр тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, апрельнең соңгы декадасы климатик нормадан 4 градуска җылырак булачак (республика өчен ул +8,5, Казан өчен +9 градус тәшкил итә).

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда бу атнада +24 градуска кадәр җылытачагы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100