news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май аенда Путин эш сәфәре белән Кытайга барырга планлаштыра

Россия Президенты Владимир Путин май аенда эш сәфәре белән Кытайга барырга планлаштыра. Бу хакта Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге съездының пленар утырышы вакытында билгеле була. Шунда залда булганнарның берсе дәүләт башлыгына Николай Чернышевскийның « Что делать?» китабын бирә, ул аны Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпинга бүләк итеп тапшыруын сорый.

«Си Цзиньпинның яраткан китабы һәм яраткан авторы бар. Ул китап Чернышевскийның «Что делать?» китабы», - дип аңлата спикер.

«Минем май аенда сәфәрем планлаштырыла. Мин, һичшиксез, үзем белән бу китапны алам һәм дустыбызга тапшырачакмын», – дип вәгъдә итә Владимир Путин.

Элегрәк Американың Reuters агентлыгы Путин Кытайга май аенда инаугурациядән соң килә ала дип язган иде. Журналистларның соравына җавап биреп, дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков югары дәрәҗәдәге сәфәрләр һәм элемтәләр әзерләү буенча эш алып барылуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100