news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май аенда Әлмәттә бишенче игезәкнең тууы теркәлгән

Май аенда Әлмәттә бишенче игезәкнең тууы теркәлгән
Фото: "Татар-информ" архивы

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә майда бишенче игезәкнең тууы теркәлгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Әдилә һәм Рәмис Гатиннар гаиләсендә игезәк малайлар туган. Әдилә өчен бу икенче тапкыр бала табуы. Беренче улы туганнан соң берничә ел үткәч, яшь әни кабат бала тудыру йортына әйләнеп кайта. Гатиннар берьюлы ике яңа гаилә әгъзасы булыр дип уйламаганнар.

«Без, әлбәттә, кыз теләдек, ләкин ике малай булды, бу да бик яхшы», – дип уртаклашты гаилә башлыгы.

Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Реваль һәм Реналь дип исем кушканнар.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы икеләтә шатлык белән котлады һәм балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыкларын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100