news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус икътисад зоналарга федераль үзәк ярдәме кирәк - Татарстан Президенты

Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумы кысаларында «Махсус икътисади зоналарны яңадан кору» панель дискуссиясендә катнашты.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ" ).Кичә төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумы кысаларында «Махсус икътисади зоналарны яңадан кору» панель дискуссиясендә катнашты.

Панель дискуссиясендә, махсус икътисади зоналар эшчәнлегеннән икътисади нәтиҗәлелелек булуны тәҗрибәдә дәлилләнгән төбәк буларак, Татарстанга аерым урын бирелде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президенты панель дискуссиясендә катнашучыларга республика территориясендә урнашкан махсус икътисади зоналарны эшләтеп җибәрү өчен төбәк дәрәҗәсендә нинди механизмнар файдаланылуы турында сөйләде.

"Бүген МИЗларга идарә вәкаләтләре төбәкләргә тапшырылды, һәм инвесторлар өчен махсус икътисади зоналарга идарә механизмында үзгәрешләр кертелергә тиеш, ул резидент статусын алу өчен проектларны килештерү процедурасын гадиләштерүдән һәм срокларын кыскартудан гыйбарәт", - диде Татарстан Президенты .

Аның фикеренчә, МИЗларны нәтиҗәле үстерү өчен федераль үзәк ярдәме кирәк. Беренче чиратта, бу түбәндәге юнәлешләргә кагыла: акцизлы товарларны – авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү продуктларын җитештерү өчен МИЗ резидентларына рөхсәт бирү максатларында, федераль законга үзгәрешләр кертергә, шулай ук федераль бюджеттан МИЗ инфраструктурасын булдыруга чыгымнарны индустриаль паркларны булдыруны компенсацияләү рәвешендә капларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100