news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәһдиев юка бозга керүчеләр турында: Күрәсең, бер кило балык кеше гомереннән кыйбатрактыр

Чаллыда мэр Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге аппарат киңәшмәсендә шәһәр инфраструктурасының язгы ташуга әзерлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Вильданов доклад белән чыгыш ясады.

Вильданов хәбәр иткәнчә, шәһәрдә су агызу системасын тикшерү һәм норматив хәлгә китерү эше дәвам итә. Бүгенге көнгә 16,5 мең коеның 13 меңе тикшерелгән, ачыкланган хилафлыклар бетерелгән. Эшләрне апрель ахырына кадәр тулысынча төгәлләү күздә тотыла.

Мэр билгеләп үткәнчә, быел һава шартлары язгы ташу чорына әзерлекне тизләтергә мөмкинлек бирә. Якын көннәрдә температураның күтәрелүе көтелә, бу кар сулары күләменең артуына китерәчәк. «Бу атна хәлиткеч булачак», – дип белдерде Мәһдиев, коммуналь хезмәтләргә максималь рәвештә оператив эш итәргә кушып.

Киңәшмәдә сулыкларда иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шәһәр башлыгы балыкчыларны юка боз да куркытмавын әйтте. «Күрәсең, бер килограмм балык кеше гомереннән кыйммәтрәктер. Шуңа күрә бу эшне башкарырга кирәк. Сезнең кешеләр тәүлек буе шунда булырга тиеш. Кисәтергә, профилактика үткәрергә. Бәлки җәза бирергә дә вакыттыр?» - дип белдерде Мәһдиев.

Аның сүзләренчә, барлык җаваплы хезмәтләр куркыныч зоналарда профилактик эшне һәм контрольне көчәйтергә тиеш.

Моннан тыш, мэр муниципаль учреждениеләр – мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм спорт объектлары территорияләрен чистарту эшен көчәйтергә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot