news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәһдиев мобилизацияләнүчеләргә: Бердәм боерык һәм теләк – Чаллыга исән кайтырга

Бүген Чаллыда мобилизация кысаларында чакырылган ир-атларны өченче тапкыр озату чарасы бара. «Энергетик» мәдәният йорты янындагы мәйданда иртә таңнан ук халык күп иде, резервта торучыларны озатырга мэр Наил Мәһдиев килде.

«Без сугышчыларыбыз гаиләләренә булышачакбыз – билгеле бер финанс йөкләмәсен үз өстебезгә алу өчен барысын да эшләячәкбез. Мин шәһәр мэры, запастагы офицер һәм гади кеше буларак сезнең гаиләләрегезгә рухи, матди, оештыру ягыннан ярдәм итәргә бөтен халык алдында вәгъдә итәм. Гадел хезмәт итегез! Сезгә барыбыздан да бердәм боерык һәм теләк – туган йортыгызга Чаллы шәһәренә исән һәм сәламәт кайтырга. Без сезне яратабыз, горурланабыз һәм һәрвакыт көтәчәкбез! Хәерле юлга! Алга!» – диде шәһәр башлыгы. Аның сүзләрен көчле алкышлар күмде.

Аннары хәрби комиссар Дамир Вәлиев: «Направо! Уң җилкә белән «Энергетик» мәдәният йорты буйлап марш!» –  дип әмер бирде. Мобилизацияләнүчеләр «Прощание славянки» көенә автобусларга китте.

Мәһдиев традиция буенча автобуска керде һәм һәрберсенә теләктәшлек сүзләрен әйтеп, кул биреп күрешеп чыкты . Солдатлар мэр белән селфи ясады.

Кичә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараеннан Казандагы танк училищесындагы җыю пунктына 200 кеше киткән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100