news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәһдиев һәм Коробченко һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына Батырлык орденнары тапшырды

Автошәһәрнең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе

Чаллының тугыз хәрби хезмәткәре үлгәннән соң Батырлык орденнары белән бүләкләнде. Бүләкләрне Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко тапшырды.

Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Батырлык орденнарына ефрейтор Айрат Гайнетдинов, өлкән лейтенант Тимур Дунаев, рядовойлар Павел Зуев, Сергей Корсаков һәм Руслан Хәмитов лаек булды.

Автошәһәрнең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе

Орденнарны шулай ук кече сержант Денис Любимов, ефрейтор Рамил Муфаздалов һәм кече сержант Николай Тришкинның туганнарына тапшырдылар. Узган елның декабрендә вафат булган Донбасска ярдәм иткән табиб-педиатр һәм лейтенант Николай Зотов та бүләккә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot