Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәһдиев Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-атның бала тапкан хатынына 100 мең сум биргән
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев әтисе өлешчә мобилизация буенча чакырылган яңа туган баланың әнисенә 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча тапшырды. Бу хакта ул Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Туу - ул чын могҗиза, бигрәк тә хәзер, гади булмаган вакытта. Могҗиза да ярдәмгә мохтаҗ, чөнки тугач та сабыйга әни белән әти генә янәшә булуы гына кирәк кебек. Шуңа күрә мин бала туган гаиләләргә бер тапкыр акчалата түләү турында карар кабул иттем», - дип язган мэр.
Мәһдиев хәзерге вакытта Казанда хәрби өйрәнүләр уза торган Александрның хатыны, яшь әни Вера Кошелева янына килде.
«Мин Александрга монда, шәһәрдә, безнең хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә вәгъдә бирдем, без дә сүзебезне тотабыз», - дип язган Автошәһәр башлыгы.
Мәһдиев гаиләне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, 100 мең сум һәм шәһәрдән бүләкләр тапшырды. «Кечкенә Полина тиздән җиңү белән кайткан әтисен күрер дип ышанабыз», - диде ул.
Шәһәрдә запастан чакырылган 25 ир-атның хатыны бала көтә. Өч хатын әни булды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан хакимияте Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең яңа чарасын кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз