news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәһдиев Чаллыдагы газ шартлаган йортны тикшерергә кушты

Чаллының 11 нче комплексында биш катлы йортта газ шартлауның сәбәбе, беренчел мәгълүматлар буенча, газ җиһазлары белән саксыз эш итү булган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы шартлау булган фатирның хуҗасы авыр хәлдә, дип билгеләде. Аның сүзләренә караганда, шәһәр хезмәтләре идарәче компания һәм газ оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә подъездны тәртипкә китерү буенча барлык кирәкле эшләрне төгәлләргә һәм зыян күргән фатирларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтергә тиеш.

Ул шулай ук йортны җентекләп тикшерүне йөкләде.

«Визуаль яктан барысы да тәртиптә кебек күренә. Әмма тулы ышаныч өчен барлык конструкцияләргә дә тирән техник тикшерү үткәрергә кирәк», – дип белдерде шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Чаллының 11нче комплексындагы биш катлы йортта гадәттән тыш хәл булган. Икенче каттагы фатирда газ шартлаган. Әлеге мизгел видеога эләккән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, шартлау нәтиҗәсендә 1976 елгы хатын-кыз зыян күргән, аның башы пешкән. Аңа ЮХИДИ хезмәткәре фатирдан урамга чыгарга булышкан. Ул да яну продуктлары белән агуланган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Зыян күрүчеләрне Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot