Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәһдиев Чаллы халкын шәһәрнең 400 еллыгы һәм КАМАЗның 50 еллыгы белән котлады
Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр халкын Чаллыга нигез салынуга 400 ел һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу белән котлады.
Котлауда шәһәр башлыгы берничә буынның Автошәһәр үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, дүрт гасыр эчендә Кама ярындагы зур булмаган җирлек башта эре сәүдә үзәгенә, ә XX гасырда – бөтенсоюз төзелеше символына әверелгән.
«Чын алга китеш 1969 елда булды – КАМАЗ заводын төзү турында карар кабул ителде. Ул вакытта шәһәр яңа үсеш импульсына ия булды, машина төзелеше үзәгенә һәм иң кыю техник идеяләр өчен сынау полигонына әверелде», – дип билгеләде Мәһдиев.
Бүген бу хезмәтнең нәтиҗәсе – куәтле сәнәгать предприятиеләре, КАМАЗ эре автомобиль гиганты һәм үсеш алган инфраструктуралы заманча шәһәр, дип ассызыклады мэр.
Мәһдиев ветераннарга һәм беренче төзүчеләргә, шулай ук тормышларын Чаллы белән бәйләүчеләргә аерым рәхмәт сүзләрен юллады.
«Безнең һәрберебез шәһәрдә яшәп кенә калмый, көн саен аның уңышына өлеш кертә, сәнәгатьне, мәдәниятне үстерә һәм лаеклы яшь буын тәрбияли», – диде ул.
Мэр Чаллы халкына нык гаиләләр, яңа җиңүләр һәм иминлек, ә шәһәргә киләчәктә чәчәк атуын теләде.
«Бәйрәм белән, Чаллы! 400 еллыгың белән!»- дип тәбрикләде Мәһдиев.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз