Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгъзүм Сәлахов: Олимпиада фикерләү сәләтен көчәйтә
Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты, академик Мәгъзүм Сәлахов республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы призерлары һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.
«Олимпиада биремнәре – мәктәп мәсьәләләре генә түгел, аларны талантлы балалар гына чишә ала. Олимпиада фикерләү сәләтен көчәйтә, фикер сөрешен үзгәртә. Ә болар тормышта бик кирәк», – дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.
Мәгъзүм Сәлахов балаларны олимпиадаларга әзерләү буенча Татарстанда системалы эш булдырылганын билгеләп узды. «Татарстан дистә еллар җиңүчеләр саны буенча алдынгы сафларда», – дип белдерде ул.
Мәгъзүм Сәлахов балаларның тормышта үз урыннарын табуын теләде. «Талант югалмасын өчен, тырышырга, хезмәт куярга кирәк. Сезгә ун мәсьәлә бирсәләр, 100не чишәргә тиешсез. Мускулларны ясалма фәһем чыныктыра алмый бит, баш мие белән дә шулай. Баш миен үзегез чыныктырырга тиеш. Гомер буе укырга, өйрәнергә кирәк», – дип киңәш итте ул.
Бүген шулай ук укучылардан тыш, олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләрнең директорларын, олимпиадаларга укучыларны әзерләгән укытучыларны бүләкләделәр. Республика шәһәр һәм районнарында Мәгариф идарәләре башлыкларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз