news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгъсүм Гәрәев: Мин Илһам Шакировның нигә бөек икәнен белгән бердәнбер кеше

Мәгъсүм Гәрәев: Мин Илһам Шакировның нигә бөек икәнен белгән бердәнбер кеше
Рамил Гали

Журналист, язучы-публицист, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәгъсүм Гәрәев Илһам Шакировның бөеклеге турында беренчеләрдән булып матбугатта язганын әйтте.

Аның әйтүенчә, журналистның төп бурычы - киң катлам укучылар белмәгән нәрсә турында язу. «Табарга, эзләнергә кирәк. Кеше күргәнне генә язу җитми. Менә, мәсәлән, Илһам Шакиров турында «матур, моңлы» җырлый дип, китаплар яздылар. Аның бөеклеге нәрсәдә? Аны беркем дә белми, миннән башка беркем дә язмады», - диде ул «Татар журналисты» сәхифәсендә «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

«Илһам Шакиров Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, Сармандагы беренче секретарьгә керә: «Кичен Ык буена район халкын җыеп булмас микән? Монда туып үстем, халык мине үстерде. Барысына да бүләк алып бирергә акчам юк һәм булмаячак. Мин аларга бүләк бирәсем килә», - ди. Шуннан соң яр буен тутырып кешеләр җыела. Ул вакытта микрофонга җырлау юк. Илһам Шакиров елга ярына менеп баса да, таң атканчы җырлый. Менә шулай җырлады, дип әйтүе җиңел, ләкин нәтиҗәсен чыгара белергә кирәк», - дип сөйләде ул.

Мәгъсүм Гәрәев сүзләренчә, Илһам Шакиров шушы концерты белән Советлар Союзында стадионнарда һәм ачык һавада концерт бирүне башлап җибәргән беренче кеше.

«Менә аның бөеклеге кайда! Бөтен Совет артистларын шуңа өйрәткән кеше ул, моны аңлый белергә акыл кирәк», - диде журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100