news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгъсүм Гәрәев: Җитәкчеләрнең журналистикага мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк

Мәгъсүм Гәрәев: Җитәкчеләрнең журналистикага мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк
Рамил Гали

Журналист, язучы-публицист, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәгъсүм Гәрәев җитәкчеләрнең журналистикага мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк дип саный.

«Бөтен дөньяны алар күреп йөри бит, алардан күп нәрсә тора. Журналистика факультетына игътибарны арттырырга, журналистларның хезмәтен бәяләргә, хезмәт хакларын арттырырга кирәк. Булган нәрсәне генә сөйләп йөрү килешми», - диде ул «Татар журналист» сәхифәсендә «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, журналист булган вакыйгаларны сөйләп, язып барудан тыш, яңа, кызыклы фактлар белән тулыландырырга, үз фикерен әйтергә тиеш. «Шулай эшләгәндә алга китеш була. Әгәр матбугаттагы язмада яңалык күрмим икән, ахырга кадәр укып та тормыйм», - диде ул.

«Татар журналистикасының киләчәге – яшьләр кулында. Журналист һәрвакыт фәкать фактлар, дәлилләр белән генә сөйләргә, язарга тиеш. Һәр чорның үз талантлары була. Журналистиканы яраткан кешеләр татар журналистикасын үстерүдә кызыклы һәм моңа кадәр булмаган вакыйгалар турында язарга алынсын иде. Журналистиканы әти-әниең, балаларың, хатыныңны яраткан кебек яратканда гына синнән яхшы журналист чыга», - дип саный Мәгъсүм Гәрәев.

Ул журналист беркемне дә кабатларга тиеш түгел, дигән фикердә. «Журналист буларак, үз юлың булырга тиеш. Кешенең фикерен алырга мөмкин, ләкин аныңча эшләргә тиеш түгелсең. Икенче кеше бит син! Үз юлыңнан барырга тиеш. Татар журналистлары, язучылар бер фикерне ишетеп ала да, үзләренә күчерә дә куя. Фикерен ал да, шуның икенче ягын ачып сал. Шул вакытта таныласың. Яшьләр эзләнсен, дөньякүләм дан тоткан журналистларның язмаларын укысын иде», - диде журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100