Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Магомедсалам Магомедов: Татарстан – Россиянең илкүләм сәясәтен тормышка ашыруның мисалы
Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов фикеренчә, Татарстан Республикасы – дин иреген һәм шул ук вакытта халыклар бердәмлеген күздә тоткан Россия илкүләм сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы» Kazan Forum 2024 пленар утырышында әйтте.
«Безнең илдә дин иреге өчен барлык шартлар да тудырылган. Татарстан – илкүләм дәүләт сәясәтебез принципларын күрсәтүче иң яхшы төбәк. Бу – мәсьәләләргә зур игътибар биргән республика җитәкчелегенең казанышы», – дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренчә, Россия башка илләр белән элемтәгә ачык. «Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт, файда һәм илкүләм мәнфәгатьләрне исәпкә алу нигезендә төзелә. Ислам илләре акыллы караш күрсәтеп, Россия белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра. Без дә, шулай ук, аларга карата дустанә мөнәсәбәттә», – дип өстәде Магомедсалам Магомедов.
-
14-19 майда Татарстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы оештырыла. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия эшли. KazanForum - 2024 Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан ул федераль статус алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз