news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магомед Оздоев Гекдениз Караденизга Татарстанда мәчет салырга ярдәм итәчәк

Футболчы гаиләсе исеменнән финанс ярдәмен күрсәтергә планлаштыра.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Казан «Рубин» футбол командасы уенчысы Магомед Оздоев Биектау районында Гекдениз Карадениз алып баручы мәчет төзелешенә финанс ярдәме күрсәтергә карар кылган. Бу хакта LIFE.RU хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Карадениз спонсорлыгында Биектау районынының Калинино авылында мәчет төзелеп килә. Футболчы үзе бинаның фундаментын салуда катнашкан. Проект буенча футболчы мәчете ике катлы, ике заллы, ике манаралы һәм силикат ак кирпечтән булачак.

Ингушетияле Оздоев та изге эшкә кушылырга уйлаган. Бу теләге турында ул Караденизга җиткергән инде. «Һичшиксез, үзебезнең гаиләдән өлеш кертәчәкбез. Нинди дин тотуына карамастан һәр кеше өчен мөһим эш бу. Үзеңнән соң нәрсәдер калдырасы килә, ә бу бина төзелешенә өлеш кертү – шуның ачык билгесе инде», – дигән футболчы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100