Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Магнитогорскиның «Сахия» мәчетендә беренче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе узды
28 май көнне Магнитогорск шәһәренең «Сахия» мәчетендә Көньяк-Урал төбәге дәрәҗәсендә уздырылган Коръән укучыларның беренче конкурсына йомгак ясалды. Онлайн форматта узган бәйге Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итте.
Чараның төп максаты – мөселманнарны ислам белеменә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләргә тарту. Шулай ук Көньяк-Урал төбәгендәге мәчетләренең якшәмбе мәктәпләрендә укучылар арасында Коръәнне иң яхшы укучыларны ачыклау да бәйгенең максаты булып тора. Конкурс ике номинациядә үткәрелде.
Көньяк Уралда оештырылган беренче конкурста 47 катнашучы – 37 өлкән кеше (зурлар төркеме) һәм 10 бала катнашты. Алар барысы да «Сахия» мәчете каршында эшли торган якшәмбе мәктәбе укучылары.
Катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аеруча аерылып торган балаларга самокатлар һәм велосипедлар бүләк иттеләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз