news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскиның “Татарика” клубы әгъзалары туган телләрне өйрәнү законына фикерләрен әйтә

Түгәрәк өстәлнең темасы РФнең “Мәгариф турындагы” законына кагылган.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәренең Б.А.Ручьев исемендәге Үзәк китапханәсендә “Татарика” клубының чираттагы түгәрәк өстәле уздырылды. Чарада “Татарика” клубы әгъзалары чыгыш ясап, “Мәгариф турындагы” РФ законы буенча туган телләрне өйрәнүгә үз фикерләрен җиткерә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Татар рухы” дип аталган “Татарларның милли-мәдәният оешмасы” вәкиле Рафаил Мөхәммәдшин хәбәр итте.

Түгәрәк өстәлнең темасы – “Мәгариф турындагы” РФ законы буенча туган телләрне өйрәнү.

“Татар рухы” дип аталган “Татарларның милли-мәдәният оешмасы” вәкиле Рафаил Мөхәммәдшин сүзләренчә, чыгыш ясар алдыннан докладчыларга татар телендә генә сөйләргә әйтелгән. “Наилә Мостафина һәм Мансур Гәрәев докладларында Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллинның “яңа законга кертелгән үзгәрешләр конституциягә туры килми, алар РФда яшәгән кече халыкларының телләренең бетүенә китерәчәк”-  дигән фикеренә таяндылар. Түгәрәк өстәлдә утырган һәр кеше дә үзенең фикерен татар телендә әйтте”, - диде Рафаил Мөхәммәдшин.

Магнитогорскиның якшәмбе мәктәбенең татар теле укытучысы Аклимә Гобәйдуллина татар телен саклау өчен балаларны татар рухында үстерергә кирәк дип саный. “Татар телен саклап калу өчен гаиләгә тырышлык һәм көч куярга кирәк. Балаларны кечкенәдән үк татар теленә өйрәтергә, татар музыкасын тыңлатып, татар рухында үстерергә кирәк”, - ди ул.Тарихчы, фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Әхмәтҗанов дәүләтнең милли сәясәтен үзгәртү яклы. “Безнең дәүләтебездә милли сәясәтне үзгәртергә кирәк. Бу – илдә Россиядә яшәгән халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм йолаларын саклап калу өчен мөһим”, - диде ул.

“Без түгәрәк өстәл җыелышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: телне, татарларның һәм башка халыкларның үзенчәлекләрен саклар өчен гаиләдә тәрбия эше, канунчылык кысаларында сәяси эш һәм башка юнәлешләр алып барылырга тиеш. Шулай ук, татарлар яшәгән өйләргә “Татар рухы” газетасы таратылачак. “Татар рухы” газетасы булган гаиләдә татар мохите булыр дип өметләнәбез”, - диде Рафаил Мөхәммәдшин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100