news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскиның "Татар рухы" газетасы йөзенче – юбилей саны чыгуны бәйрәм итә

Айга бер тапкыр 10 мең тираж белән нәшер ителүче газетага багышланган бәйрәм кичәсе 12 декабрьдә Магнитогорск опера һәм балет театрында узачак.

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ") Магнитогорскида татар җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче “Татар рухы” газетасының декабрьдәге саны – юбилей чыгарылышы булачак. Бу хакта “Магнитогорский металл” шәһәр газетасы хәбәр итә.

Чиләбе өлкәсендә 220 меңгә якын татар кешесе исәпләнелә, аларның 30 меңе – Магнитогорскида яши. Газета татар һәм рус телләрендә 2007 елдан айга бер тапкыр чыгарылып килә. Тугыз елда тираж 500 данәдән 10 меңгә җиткән. “Татар рухы” Магнитогорск шәһәрендә, Чиләбе өлкәсе районнарында, милли үзәкләрдә һәм Чиләбе, Уфа, Казан, Мәскәүнең Халыклар дуслыгы йортларында бушлай таратыла. Редакцияне Магнитогорск татар җирле милли-мәдәни мохтарияте башкарма директоры, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Магнитогорскидагы филиалы директоры Равил Хөснетдинов җитәкли.

“Газетаның максаты – татар мәдәниятен, әдәбиятын һәм телен саклау һәм үстерү генә түгел, аларны башка милләтләр арасында да таныту. Көньяк Уралда һәм, гомумән, Россиядә яшәүче халыклар арасында дуслыкны ныгыту. Шуңа күрә газета татар гына түгел, рус телендә дә чыга”, – ди баш мөхәррир Равил Хөснетдинов.

Газетаның йөзенче саны нәшер ителүгә багышланган бәйрәм кичәсе 12 декабрьдә Магнитогорск опера һәм балет театрында узачак. Концертта Халыклар дуслыгы йортының җыр һәм бию коллективлары, Татарстан сәнгатькәрләре катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100