news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Магнитогорскидагы "Татарика" клубының чираттагы очрашуы Гамил Афзалга багышланды

Шагыйрьнең туганнары гаилә архивыннан фотолар алып килгән, истәлекләр белән уртаклаштылар.

Магнитогорскидагы "Татарика" клубының чираттагы очрашуы Гамил Афзалга багышланды
tatar-congress.org

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Магнитогорскидагы "Татарика" клубының чираттагы очрашуы Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалга багышланды. Очрашуның темасы “Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәрендә яшәгән Татар шагыйрьләре” дип билгеләнгән иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шагыйрьләр Гамил Афзалның һәм Басыйр Рафиковның тормышы һәм иҗаты турында чыгыш ясадалар, аларның шигырьләрен укыдылар.

Очрашуда Гамил Афзалның туганы Сания Хәсәнова (Абзалова), аның улының гаиләсе, шулай ук Валерий Афзалов катнашы. Алар гаилә архивыннан фотолар алып килгән, истәлекләр белән уртаклаштылар.

  • Гамил Гыймазетдин улы Афзалов — күренекле татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1996) лауреаты, Татарстанның халык шагыйре.

news_right_1
news_right_2
news_bot