news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида зыян күрүчеләргә 75 миллион сум акча түләгәннәр

Җимерекләр арасыннан 39 кешенең үле гәүдәсе чыгарылды.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Магнитогорскида торак йортта газ шартлап, зыян күргән кешеләргә 75 миллион сум чамасы акча түләгәннәр. Бу хакта рәсми Telegram каналында төбәк башлыгы Борис Дубровский хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.

"Бүгенге көндә фаҗигада зыян күрүчеләргә яки аларның гаиләләренә өлкә бюджетыннан - 44,7 миллион, федераль бюджеттан 29,9 миллион сум акча түләнде", - диелгән хәбәрдә.

  • Дүшәмбе, 31 декабрьдә, Магнитогорскида көнкүреш газы шартлап, ун катлы йортның бер подъезды ишелде. Пәнҗешәмбе көнне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткару операциясен төгәлләде. Җимерекләр арасыннан 39 кешенең үле гәүдәсе чыгарылды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100