news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида «Хәтер» татар җыры фестиваль-бәйгесе җиңүчесе билгеле

Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында XVI «Хәтер» татар җыры иҗади фестиваль-бәйгесе узды. 27 ноябрьдә Гала-концерт булды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бәйге Гран-приена «ИБИР» Омск татар милли-мәдәни автономиясеннән Фәгыйлә Әлим кызы Чумарова лаек булган.

Фестивальгә 72 гариза кабул ителгән. Бәйгедә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Оренбург, Курган, Кемерово, Новосибирск өлкәләреннән катнашырга теләк белдергәннәр.

XVI «Хәтер» татар җыры иҗади фестиваль-бәйгесе турыдан-туры һәм читтән торып узды, дип җиткерә оештыручылар. Магнитогорск шәһәреннән еракта урнашкан торак пунктлардан катнашучылар чыгышларының видеоязмаларын җибәргән.

Фестивальне Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты, Магнитогорск татарларының «Татар рухы» җирле милли-мәдәни автономиясе, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Магнитогорск бүлеге оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100