news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида «Туган тел» сәнгатьле уку онлайн-бәйгесе узачак

Магнитогорскида Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Туган тел» сәнгатьле уку онлайн-бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсны Магнитогорск шәһәренең «Халыклар дуслыгы йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе һәм Магнитогорск татарларының «Татар рухы» җирле милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Туган тел» сәнгатьле уку бәйгесе балаларга патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү, гаилә кыйммәтләрен (мәхәббәт, үзара аңлашу, хөрмәт, өлкәннәрне һәм ата-аналарны ихтирам итү, игелек һәм үзара ярдәмләшү, якын кешеләр өчен җаваплылык) ныгыту; уңай гаилә традицияләренә карата кызыксынуны арттыру; татар халкының әдәби кыйммәтләрен пропагандалау; катнашучыларның иҗади потенциалын ачуга ярдәм итү; иң яхшы сәнгатьле укучыларны ачыклау; уку культурасын тәрбияләү максатларында үткәрелә.

Бәйге дистанцион рәвештә, катнашучылар җибәргән видеоязмалар буенча уздырыла. Катнашучыларның конкурс чыгышлары видеоязмасы һәм гаризалар 21 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә.

1 апрельдән 21 апрельгә кадәр – гаризалар һәм видеоязмага сылтамалар кабул итү;

22-26 апрель – жюри әгъзалары катнашучыларның конкурс программаларын карый;

28 апрель – жюри утырышы беркетмәсен бастырып чыгару; 29 апрель – Гала-концерт (онлайн);

15 майдан – Халыклар дуслыгы йорты сайтында һәм социаль челтәрләрдә дипломнар урнаштыру.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат – Нигезләмәдә.

Сораулар туса, +7(961)577-80-75, +7(982)338-58-92 телефоннары буенча «Халыклар дуслыгы йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең татар мәдәнияте бүлеге мөдире Исхакова Кадрия Рафис кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Яшь чикләве: 6 яшьтән олырак балалар өчен (6+).

Үткәрелү урыны: Халыклар дуслыгы йорты сайты һәм «ВКонтакте» социаль челтәре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100