Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Магнитогорскида Татарлар җыены үткәрелгән
Әлеге шәһәр хакимияте һәм “Татар рухы” милли-мәдәни автономиясенең үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелган
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). 20 апрельда Магнитогорскида Татарлар җыены үткәрелде. Анда Чиләбе, Еманжелинск, Копейск шәһәрләреннән, Чиләбе районнарыннан татар оешмалары вәкилләре катнашты. Чараны Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы белән берлектә Магнитогорск шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырды.
Җыенда Магнитогорск, Еманжелинск шәһәрләре хакимияте җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Миләүшә Гомәрова, галимнәр, интеллигенция, Чиләбе өлкәсенең милли иҗтимагый оешмалары активистлары һәм 700 кеше катнашында Металлурглар мәдәният йортында узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Анда туган телне, традицияләрне, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәрелгән. Лаеклыларга бүләкләр тапшырылган. Җыен кысаларында “Глобализация чорында этник күптөрлелек” дигән темага “түгәрәк өстәл”, Чиләбе өлкәсенең Татарлар конгрессы Башкарма комитеты, хәйриячеләр клубы утырышлары, «Чак-чак partu» акциясе уздырылган.
Җыен нәтиҗәсе буларак, Магнитогорск шәһәре хакимияте һәм “Татар рухы” милли-мәдәни автономиясенең үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелган. Әлеге документ Магнитогорск шәһәре татарларының милли тормышына, көнкүрешенә кагылышлы сорауларны хәл итүдә булышырга тиеш дип санала.
Җыенга исә Татарстанның сәнгать осталары чыгышлары нокта куйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз