Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Магнитогорскида татар телен укытуны торгызырга ниятлиләр
Берничә мәктәптә татар теле һәм мәдәниятен өйрәтүне факультатив рәвешендә оештырачаклар.
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсенең Магниторгорск шәһәрендә татар телен укытуны торгызырга ниятлиләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Берничә мәктәптә татар теле һәм мәдәниятен өйрәтүне факультатив рәвешендә оештырачаклар. Кичә Бөтендөнья татар конгрессында Магнитогорск шәһәреннән килгән мәгариф хезмәткәрләре белән очрашуда шул турыда фикерләр алышканнар.
Бөтендөнья татар конгрессы татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, татар телендәге матур әдәбият белән тәэмин итәргә, татар теле кабинетларын тиешенчә бизәргә ярдәм итәчәген белдергән.
"Татарстан татар сыйныфлары ачарга теләүчеләргә һәрчак ярдәм итә. Без классларны техник яктан җиһазлауда, ремонт ясауда, дәреслекләр белән тәэмин итүдә ярдәм кулы суза алабыз. Әмма укучылар туплау – ата аналарны үгетләү, балаларны әзерләү — бу инде сезнең эш", - диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз